news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Җиңү көнендә 15 градуска кадәр җылыта

Туфракта кырау булырга мөмкин

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республика буенча аязучан болытлы һава, төнлә явым-төшемнәрсез, көндез урыны белән көнчыгышта бераз яңгыр явып узачак. Туфракта кырау булырга мөмкин.

Төнлә - 1-6, көндез - 10-15, көнбатышта 17 градуска кадәр җылы көтелә. 

Казанда алмашучан болытлы һава. Төнлә 1-4, көндез 14-16 градуска кадәр җылыта.

10 майга каршы төндә республикада аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр. Термометр баганалары 1-6 градуска кадәр төшә, туфракта бераз кырау булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.  

news_right_1
news_right_2
news_bot