news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Җиңү көне» җырын унтугыз милләт вәкиле туган телләрендә башкарды

Мәдәни-патриотик акцияне «Бердәм Россия» партиясе оештырды.

Татарстанда «Җиңү көне» җырын унтугыз милләт вәкиле туган телләрендә башкарды
https://tatarstan.er.ru/

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Унтугыз милли җәмгыять вәкилләре «Җиңү көне төрле телләрдә» халыкара акциясен хуплап, данлыклы «Җиңү көне» («День Победы») җырын туган телләрендә башкарды. Бу хакта Татарстан халыклары Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов хәбәр итте, дип белдерә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге.

«Бөек Ватан сугышы тәмамлану хөрмәтенә үткәрелә торган бәйрәм бүген төрле илләрдә яшәүче халыкларны чын мәгънәсендә берләштерә. Хәтта Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан җирләрендә сугыш булмаса да, аларның вәкилләре безнең Ватаныбыз өчен нәкъ шулай ук һәлак булган», — диде Ирек Шәрипов.

Аның сүзләренчә, акцияне 19 диаспорадан 35 вәкил хуплады, аларның чыгышлары видеосын 8 майдан соң акция сайтында карарга мөмкин булачак.

«Җиңү көне төрле телләрдә» мәдәни-патриотик акциясен «Бердәм Россия» партиясе оештырды. Акцияне «Җиңү көне» җырының иң танылган башкаручысы Лев Лещенко башлады. Чараны Евгений Петросян, Надежда Бабкина, Михаил Галустян һәм хәтта Халыкара космик станция космонавтлары да хуплап алды.

Казанда акциягә «Волга-Волга» музыкаль коллективы да кушылды, ул татар телендә «Җиңү көне» җырын башкарды. «Миңа калса, төрле телләрдә «Җиңү көне» җырын башкару — бик яхшы акция. Аңлашыла ки, рус теле безнең илдә иң киң таралган тел. Әмма бу җыр Россиядә яшәүче башка халыклар телләрендә башкарылганда, күпләр өчен аның мәгънәсе тирәнрәк һәм аңлаешлырак булыр кебек», — дип шәрехләде төркем фронтмены Антон Салакаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100