news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда җиңел таксида багаж һәм пассажирлар йөртүгә 16 меңгә якын рөхсәт бирелгән

Әлеге документны алган вакытта пассажир йөртүче барлык таләп ителгән атрибутикалы транспорт чарасын күрсәтергә тиеш

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда җиңел таксида багаж һәм пассажирлар йөртүгә 15,8 мең рөхсәт бирелгән. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомствода җиңел таксида багаж һәм пассажирлар йөртү буенча эшчәнлек башкаруга планлы рөхсәт бирү узган. Әлеге документны алган вакытта пассажир йөртүче барлык таләп ителгән атрибутикалы транспорт чарасын күрсәтергә тиеш. Җиңел таксиның машина йөртүчедән уң яктагы алгы панелендә түләү шартлары турындагы мәгълүмат, шоферның фотосурәтле визит карточкасы, пассажирлар һәм багаж ташуга контроль оештыручы органның адресы һәм телефон номерлары урнаштырылган булырга тиеш.

Рөхсәт алу турындагы гаризаны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирергә була.      

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100