news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җиңел моторлы самолет машина юлына төшеп утырган

Бортта ике кеше булган, беркем дә зыян күрмәгән.

Татарстанда җиңел моторлы самолет машина юлына төшеп утырган
Идел буе транспорт прокуратурасы

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда Соколка авылы янында җиңел моторлы Cessna-182 самолеты машина юлына төшеп утырган. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр итә.

Богырыслан очучылар училищесына караган самолет бортында ике кеше булган. Зыян күрүчеләр юк.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, диделәр прокуратурада. 

news_right_1
news_right_2
news_bot