news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җиңел машиналар кара-каршы бәрелешеп, дүрт кеше һәлак булган

Саба районында “Лада Ларгус” каршы як полосага зур тизлектә чыгып, “Шевроле Эпика” белән бәрелешкән.

(Казан, 16 август, “Татар-информ”). Саба районында җиңел машиналар кара-каршы бәрелешеп, дүрт кеше һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте Байлар Сабасы – Лесхоз юлында Килдебәк авылы янында бүген кичке дүртләр тирәсендә килеп чыккан.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, “Лада Ларгус” каршы як хәрәкәт юлына зур тизлектә чыгып “Шевроле Эпика” белән бәрелешкән.

Ике машинаның да йөртүчеләре һәм “Ларгус”ның ике пассажиры урында ук үлгән.

Янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, машиналарның аккумуляторларын сүндергән һәм һәлак булган кешеләрнең мәетләрен чыгарган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot