news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җиңел машина юл кырыена төшеп киткән, йөртүчесе комада

Юл-транспорт һәлакәте кичә Тукай районында Игенче авылыннан ерак түгел җирдә кичке сигездә булган.

Татарстанда җиңел машина юл кырыена төшеп киткән, йөртүчесе комада
Валентин Кулагин

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Чит ил машинасы Татарстанның Тукай районында юл кырыена төшеп киткән, йөртүчесе комада. Бу хакта «Татар-информ»га вакыйгалар урыныннан үз хәбәрчесе хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке сигездә, Игенче авылыннан ерак түгел урында булган.

«Шевроле» автомобилен йөртүче юлның машиналар йөрү өлешендә транспорт чараларын урнаштыру кагыйдәләрен бозган һәм каршы як юл кырыена төшеп киткән», - диде «Татар-информ»га Тукай районы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

«Шевроле» шоферына 54 яшь, руль артында ул тугыз ел. Чаллы дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, соңгы ике елда ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен өч тапкыр бозган һәм штрафларны вакытында түләгән.

Ашыгыч ярдәм табиблары ир-атны Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткән. Аның башына зыян килгән, баш мие селкенгән, имгәнгән һәм сынган җирләре бар, дип диагноз куйган табиблар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100