news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җиңел машина юл кырыена төшеп капланган, имгәнүчеләр бар

Кичә кич Казан–Ульяновск юлында юл-транспорт һәлакәте булган.

Татарстанда җиңел машина юл кырыена төшеп капланган, имгәнүчеләр бар
очевидцы

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда трассада җиңел машина юл кырыена төшеп капланган, зыян күрүчеләр бар. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Кичә кич Казан-Ульяновск трассасында «Пежо» җиңел машинасы юлдан төшеп китеп капланган. Авария нәтиҗәсендә хатын-кыз зыян күргән, аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китергәннәр.

Һәлакәт сәбәпләре әлегә билгесез. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100