news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җиңел машина йортның кирпеч диварын җимереп бүлмәгә килеп кергән

Фаразлар буенча, юл-транспорт һәлакәте шоферның хәле кинәт начарлану аркасында килеп чыккан.

Татарстанда җиңел машина йортның кирпеч диварын җимереп бүлмәгә килеп кергән
социаль челтәр

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда җиңел машина йортның кирпеч диварын җимереп бүлмәгә барып кергән. Һәлакәт урыныннан фотосурәтләрне шаһитлар социаль челтәрләргә урнаштырган.

Базарлы Матак авылында җиңел машина торак йортның кирпеч стенасын җимереп, аның бер бүлмәсенә барып кергән. Бәрелүдән җиңел автомобиль ян ягына ауган.

Фаразлар буенча, юл-транспорт һәлакәте шоферның хәле кинәт начарлану һәм ул идарәне югалту аркасында килеп чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot