news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җиңел машина әйләнеп капланган һәм күпердән егылып төшә язган

Машина йөртүче урында ук һәлак булган.

Татарстанда җиңел машина әйләнеп капланган һәм күпердән егылып төшә язган

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген төнге өченчеләр тирәсендә Нурлат районында Югары Нурлат авылы янында авария була.

Шаһитлар сүзләренчә, «Лада» машинасын йөртүче зур тизлектә бара һәм идарәсен югалта. Машина әйләнеп каплана, күпер коймасына барып бәрелә һәм чак кына күпердән төшеп китми кала.

«Рульдә ир-ат иде. 60-65 яшьләр чамасы. Ул урында ук үлде», — ди шаһитлар.


news_right_1
news_right_2
news_bot