news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җиңел машина йөртүчесен һәм пассажирын 13 янгын часте "коткарган"

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә ярыш уздырган.

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан дүртәр кешедән торган 13 команда ярышты. Бөгелмә районы Карабаш бистәсендәге 21нче янгын-коткару часте мәйданында юл-транспорт һәлакәте вакытында коткару эшләре буенча ярышларның беренче этабы узды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Әлеге чара һәлакәткә тарыган кешеләргә ярдәм күрсәтү тәҗрибәсен арттыру, шулай ук янгын сүндерүчеләргә профилактика рәвешендә үткәрелгән.

Ярышларның беренче өлешендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең теоретик белемнәрен тикшергәннәр, практик өлешендә командада катнашучыларның хезмәт күнекмәләре бәяләнгән.

Мисалда, һәлакәт вакытында машинада йөртүчесе һәм пассажиры кысылып кала. Янгын сүндерүчеләр зыян күрүчеләрне автомобильдән гидравлик корал ярдәмендә чыгарганнар.

Иң яхшы нәтиҗәне ярышларда инде берничә тапкыр чемпион булган 77нче янгын-коткару часте күрсәткән. 27нче янгын-коткару часте икенче урынны яулаган. Хуҗалар исә өченче урында.

Хәзер 77нче янгын-коткару часте отряд данын республика ярышларында яклаячак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100