Татарстанда җиңел машина йөк машинасы астына кергән: ике кеше үлгән, ике кеше зыян күргән
Зыян күрүчеләрнең берсе - бала
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстаның Алабуга районында "Toyota" җиңел автомобиле йөртүчесе "DAF" йөк автомобиленең тагылма арбасына килеп бәрелгән, дип хәбәр итә бүген ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге.
Һәлакәт кичә 14.40 сәгатьтә Мәскәү-Уфа автоюлынын 1022 чакрымында булган.
Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машинаның 1979 елгы йөртүчесе һәм 1971 елгы пассажиры шунда ук үлгән. 2000 елгы һәм 1967 елгы пассажирлар хастаханәгә озатылган.