news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җиңел машина пошины бәрдергән һәм юл кырыена төшеп киткән

Юл-транспорт һәлакәте Питрәч районында булган, җәнлек үлгән.

Татарстанда җиңел машина пошины бәрдергән һәм юл кырыена төшеп киткән

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Татарстанда җиңел машина пошины бәрдергән һәм шуннан соң юл кырыена төшеп киткән. Машина йөртүче имгәнгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Агентлыкка мәгълүм булганча, кичә, 12 майда, кичке сәгать тугызларда Питрәч районындагы Шәле – Саескан Тавы трассасында җиңел автомобиль пошига барып бәрелгән. Бәрелүдән машина юл кырыена төшеп китеп, түбәсенә әйләнеп капланган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, җиңел машина йөртүче зыян күргән, ә җәнлек үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100