Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда җиңел машина "МАЗ" прицебына бәрелеп, ике кеше һәлак булган
53 яшьлек йөртүче тизлеген арттырган, һава шартларын исәпкә алмаган.
(Казан, 19 февраль, "Татар-информ"). Татарстан юлында "Шевроле" машинасы "МАЗ" прицебына бәрелгән. Авариядә җиңел машина йөртүчесе һәм пассажиры үлгән. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Авария кичә 19.10 сәгатьтә Әлмәт районында Кузайкино-Нурлат юлында булды", - дип аңлаттылар ведомствода.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, Кузайкино ягына таба баручы "Шевроле"не йөртүче 53 яшьлек йөртүче тизлеген арттырган, һава шартларын исәпкә алмаган. Шуннан соң ул каршы як полосага чыккан. "Шевроле" машинасы "МАЗ" йөк машинасының прицебына бәрелгән. Йөк машинасы белән 58 яшьлек ир-ат идарә иткән.
Йөк машинасына бәрелгән "Шевроле" шунда ук юл кырыена очып төшкән. Машина йөртүче, 58 яшьлек пассажир урында ук һәлак булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз