news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җиңел машина һәм почта фургоны бәрелешеп, өч кеше зыян күргән

Авария бүген иртәнге сәгать бишләр тирәсендә Сокура торак пункты янында булган.

Татарстанда җиңел машина һәм почта фургоны бәрелешеп, өч кеше зыян күргән
шаһитлар

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда җиңел машина һәм почта фургоны бәрелешкән юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары сөйләде.

Бүген иртәнге бишенче яртыларда Сокура авылы янындагы Мишә елгасы аша салынган күпердә авария булган. Биредә Самара номерлары булган «Шевроле» җиңел автомобиле һәм «Россия Почтасы»ның «Форд» фургоны капма-каршы бәрелешкән.

«Өч ир-ат зыян күрде. Минем аңлавымча, барысы да җиңел автомобильдән. Аяк һәм корсак авыртуларына зарландылар. Ашыгыч ярдәм медиклары барысын да хастаханәгә алып китте», - дип сөйләде агентлыкка юл-транспорт шаһитлары. 

news_right_1
news_right_2
news_bot