news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда, җиңел машина һәм “КАМАЗ” бәрелешү нәтиҗәсендә, кеше гомере өзелгән

Автомобильләр "маңгайга-маңгай" бәрелешкән

  (Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Кичә иртән Татарстанның Чирмешән районында, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 1958 елгы ир-атның гомере өзелгән, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге.

Һәлакәт 11.30 сәгатьтә Кузайкино-Нурлат автоюлының 62 нче километрында булган. Якынча мәгълүматларга караганда, "Citroen" автомобиле йөртүчесе машина тизлеген арттырып каршы як полосага чыккан һәм “КАМАЗ” белән "маңгайга-маңгай" бәрелешкән.

Җиңел машина рулендәгесе тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100