news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җиңел машина кюветка тәгәрәгән, һәлакәттә балалы гаилә зыян күргән

Чистай районында Кубас авылы янында җиңел машина түбәсенә әйләнеп капланган.

Татарстанда җиңел машина кюветка тәгәрәгән, һәлакәттә балалы гаилә зыян күргән

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Бүген иртән Чистай районында Кубас авылы янында җиңел машина кюветка төшеп китеп, түбәсенә әйләнеп капланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәтендә яшь гаилә һәм аларның кечкенә балалары зыян күргән. Зыян күрүчеләрнең барысын да якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot