news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җиңел машина белән «ГАЗель» бәрелешкән, биш кеше зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте Апас районында булган.

Татарстанда җиңел машина белән «ГАЗель» бәрелешкән, биш кеше зыян күргән
шаһитлар фотосы

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртән Татарстанның Апас районында Чүри-Бураш авылы янында Lifan җиңел машинасы белән «ГАЗель» бәрелешкән.

Бәрелүдән соң җиңел машинага көчле зыян килгән. «ГАЗель» машинасы юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.

Авария нәтиҗәсендә биш кеше зыян күрә: ике машина йөртүче һәм җиңел машинадагы өч пассажир. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр, дип хәбәр итә шаһитләр.


news_right_1
news_right_2
news_bot