news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җиңел автомобиль зур тизлектә балалар мәйданчыгына килеп кергән

Юл һәлакәте кичә иртән Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында булган.

Татарстанда җиңел автомобиль зур тизлектә балалар мәйданчыгына килеп кергән

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда җиңел автомобиль зур тизлектә балалар мәйданчыгына килеп кергән. Шуннан соң ул һавада берничә тапкыр әйләнгән һәм яны белән ауган. Социаль челтәрләрдә шуның видеосы чыкты.

Видео авторы язуынча, авария Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында булган.

Авыл җирлеге администрациясеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, юл һәлакәте кичә иртән килеп чыккан. Машинада өч кеше булган, аларның барысы да исән калган. Мәйданчыкта бу вакытта балалар булмаган. Хәзер балалар мәйданчыгын ремонтлау мәсьәләсе хәл ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot