news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җиһазланган яңа пляжлар барлыкка киләчәк

Бүген республикада махсус җиһазланган 33 комлык бар.

Татарстанда җиһазланган яңа пляжлар барлыкка киләчәк
Расих Фасхутдинов

(Казан, 7 август, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген республика территориясендә махсус җиһазланган 33 комлык бар. Якындагы биш елда 18 яңа пляж барлыкка киләчәк. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан республикасының кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.

“Рәсми рәвештә су коенырга рөхсәт ителгән комлыклар бик аз. Кешеләрнең иминлеге өчен җиһазланган яңа комлыклар булдырырга кирәк. Республикада 18 комлык ясау нияте бар. Быел Лаешта урнашкан яңа комлык файдалануга тапшырылды. Тиздән Түбән Кама һәм Кама Тамагында урнашкан комлыклар әзер булачак. Әлеге эшләрне Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман ярдәме белән башкарабыз. Без республика территориясен тикшердек һәм елга рельефы пляж ясау мөмкинлеге бирерлек 48 урын таптык. Алар күбесенчә суда күп батып үлү очраклары теркәлә торган урыннарда булачак”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100