news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Һөнәре буенча иң яхшысы» бәйгесенең төбәк этабы башланды

Татарстанда 25 июньнән төрле номинацияләр буенча «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең төбәк этабы уза. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, иртәгә, 27 июньдә, Казанда «Икенче старт» номинациясендә конкурсның төбәк этабы үтәчәк. Элегрәк «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә эшче белгечлегенә яңадан укыган һәм карьераларын кабат башлаган кешеләр үз күнекмәләрен күрсәтә һәм федераль этапта катнашу өчен көрәшә алачак.

Конкурс номинациясе эшче һөнәрләренең абруен күтәрү өчен эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы кысаларында оештырыла.

«Икенче старт» номинациясендә инженерлар, слесарьлар, IT-белгечләр һәм башка һөнәр ияләренең катнашу мөмкинлеге бар», – дип аңлатты ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова.

Аның сүзләренчә, катнашучылар арасында «Метроэлектротранс» МУП, «Казанкомпрессормаш» АҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «ПОЗиС» АҖ һәм «Казан вертолет заводы» АҖ хезмәткәрләре бар. «Төбәк этабы Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге базасында узачак», - дип искәртте ул.

Татарстанлылар 20 номинациянең 17сендә катнашырга җыена. Төбәк этапларында җиңүчеләр үз көчләрен федераль этапта сынап караячак, ә федераль этапта җиңүче 1 миллион сум күләмендә акчалата бүләк алачак.

Моннан тыш, 22-26 сентябрьдә Татарстанда «Радиоэлектрон аппаратура монтажчысы» номинациясендә бәйгенең федераль этабы уза.

«Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсы Россиядә 2012 елдан бирле ел саен үткәрелә. 2025 елдан ул «Кадрлар» яңа илкүләм проектының бер өлешенә әверелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot