news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Хокукый ярдәм көне уздырыла

Казанда кабул итү бер үк көнне 9 дан 17 сәгатькә, республиканы башка шәһәр һәм районнарында 8 дән 16 сәгатькә кадәр үткәреләчәк

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 26 сентябрьдә Татарстан шәһәрләре һәм муниципаль районнарында Хокукый ярдәм көне уздырыла, аның кысаларында гражданнарга профессиональ юристлардан бушлай консультацияләр алу мөмкинлеге бирелә.

Бу хакта "Бердәм Россия" партиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Бу көнне "Бердәм Россия" партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү базасы, шулай ук Россия юристлар ассоциясенең Татарстан төбәк бүлеге Казан, Әлмәт, Бөгелмә һәм республиканың башка муниципаль районнарындагы халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә эш көне дәвамында гражданнар кабул ителәчәк.

Консультантлар ролен ТР Юстиция министрлыгы, ТР прокуратурасы,  ТР Конституция суды аппараты, ТР буенча РФ Юстиция министрлыгы идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, Россия юристлары ассоциациясе әгъзалары башкарачак. 

Казанда кабул итү 26сы көнне 9 дан 17 сәгатькә кадәр узачак. Республиканың башка шәһәр һәм районнарында гражданнарның сорауларына, төшке ашка туктамыйча, 8 дән 16 сәгатькә кадәр  җавап бирәчәкләр.

Тулырак мәгълүматны ТР Юстиция министрлыгының "Ассоциация юристов России" бүлегендә табарга була.       

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100