news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хокук саклаучыларны эт белән куган хатынны хөкем иттеләр

Эт полиция хезмәткәрләрен тешләгән.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама районында полиция хезмәткәрләренә эт өстергән  хатын-кыз өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Сентябрь башында Түбән Уратма авылында ЮХИДИ инспекторлары шикле 14нче модельле «Лада» автомобиленә игътибар иткән. Полицейскийлар җиңел машинаны туктатмакчы булган, әмма йөртүче тәртип сагы хезмәткәрләре таләпләренә буйсынмаган һәм зур тизлектә китеп барган. Аннары хокук бозучы ир-ат машинасын калдырып, йорт ишегалдына кереп киткән.

Полицейскийлар аңа чыгып патруль автомобиленә утырырга тәкъдим иткән, ир-ат баш тарткан.

Шул вакытта хокук бозучының хатыны эт алып чыккан. Ул этне баудан ычкындырган һәм тәртип сагы хезмәткәрләренә өстергән. Эт полиция хезмәткәрләрен тешләгән, әмма алар ир-атны барыбер полиция бүлегенә алып килгән. Анда ир-атның машина йөртү таныклыгы булмавы ачыкланган.

33 яшьлек хатын-кыз «вазифаи вәкаләтләрен башкарган хакимият вәкиленә карата көч куллану» маддәсе буенча гаепле дип танылган. Суд аны өч ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100