news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда "Хоккей йолдызлары атнасы" узачак

Континенталь хоккей лигасы йолдызлары катнашында мастер-шоу һәм матчлар Казанда, Хатын-кызлар, Яшьләр хоккей лигасы уеннары Түбән Камада булачак.

Татарстанда "Хоккей йолдызлары атнасы" узачак
Ильнар Тухбатов

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Континенталь хоккей лигасы (КХЛ) Татарстанда 2019 елда "Хоккей йолдызлары атнасы" үткәрәчәген раслады. Бу хакта КХЛның рәсми Twitter-аккаунтында хәбәр ителә.

Континенталь хоккей лигасы йолдызлары катнашында мастер-шоу һәм матчлар Казанда 19 һәм 20 гыйнварда узачак. Хатын-кызлар хоккей лигасы йолдызлары матчы һәм Яшьләр хоккей лигасы кубогына уен Түбән Камада 12 һәм 13 гыйнварда була.

“Татар-информ” КХЛ “йолдызлы уикенды” Хельсинкида булырга тиеш, әмма чыгымнар зур булу сәбәпле, аны Татарстанга күчерделәр, дип хәбәр иткән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100