news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге ачылды

Бу үзәк 2001 елда Ильяс хәзрәт Амишев башлангычы һәм тырышлыгы, шулай ук район җитәкчелеге ярдәме белән төзелә башлый.

Татарстанда Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге ачылды
dumrt.ru

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Нурлат мөхтәсибәтендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге яңа мөселман мәгариф үзәге ачылды. Тантанага Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Нурлат имам-мөхтәсибе Наиль хәзрәт Әбелханов килде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Узган гасырның 90нчы елларында Татарстанда 23 мәчет кенә калган иде, - диде ул. - Аллаһка шөкер, бүген аларның саны 1500дән артып китте. Мәчетләр белән бергә мәдрәсәләр дә ачыла. Билгеле, хәзерге вакытта республика мөселманнары өчен мәгариф үзәкләрен булдыру мәчетләр төзүгә караганда күпкә мөһимрәк, чөнки гыйлемсез кеше Аллаһ йорты бусагасын да атлап кермиячәк", - диде мөфти.

"Әхмәдзәки хәзрәт исемендәге сезнең мәгариф үзәгендә дә баларыбызны шундый ук диндар һәм итагатьле, гыйлемле итеп тәрбияләргә насыйп әйләсен. Мәдрәсәләр су һәм һава кебек кирәк безгә. Чөнки гыйлемсез Җәннәт юлы бик авыр була. Мәдрәсәгез гөрләп торсын, галимнәр чыгарсын, халкыбызга яңа Мәрҗаниләр, Барудилар, Әхмәдзәки хәзрәтләрне бүләк итсен",  - диде ул.

Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге 2001 елда Ильяс хәзрәт Амишев башлангычы һәм тырышлыгы, шулай ук район җитәкчелеге ярдәме белән төзелә башлый. 1800 кв.м. мәйданлы бинада уку бүлмәләре, китапханә, шәкертләр өчен 60 кешелек тулай торак оештырылган. Монда Коръән дәресләре, гарәп теле һәм ТР Диния Нәзарәте программасы буенча мәчет каршындагы курслар укытылачак.

Үзәкнең эшчәнлеген төрле юнәлешләрдә гамәлгә ашыру ниятләнә. Рухи-мәгариф чаралардан тыш биредә никах һәм исем кушу кебек йолалар башкару, җәмәгать белән намаз уку, җыелышлар уздыру һ.б. планлаштырыла. Үзәктә шулай ук танылган татар мөселман дин әһеле, тумышы белән Норлат районыннан чыккан Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинга багышланган музей-күргәзмә дә бар.

Бүгенге көндә Нурлат мөхтәсибәтендә 39 мәчет бар. Татарстанда барлыгы 9 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе һәм ислам мәгарифе буенча бөтенроссия советы эшләп килә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100