news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда химия терапиясе өчен бүлеп бирелә торган акча ике тапкыр арта

Татарстанда ел саен химия терапиясе өчен бүлеп бирелә торган акчаның күләме 3 млрд сумга җиткән.

Татарстанда химия терапиясе өчен бүлеп бирелә торган акча ике тапкыр арта
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Татарстанда химиотерапиягә бүлеп бирелә торган акча күләме ике тапкыр арткан һәм елына өч миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу турыда Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Тулаем Россия Федерациясе буенча яман шешкә химия терапиясе уздыру өчен бүлеп бирелгән акча күләме ике тапкыр артты, бүгенге көндә ул 150 млрд сумга җитте. 2021 елга бу сан Россиядә 200 млрд сумга кадәр артачак. Татарстанда да бүлеп бирелгән акчаның күләме ике тапкыр арта һәм бүген нәкъ менә химиотерапиягә сарыф ителгән акча якынча 3 млрд сум тәшкил итә», — диде спикер.

Шулай ук ул хәбәр иткәнчә, халыкның уртача гомер озынлыгы арту белән онкология авырулары ешрак очрый башлый һәм алар белән көрәш сәламәтлек саклауда өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100