news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда химик матдәләр белән 107 кеше агуланган
Токсикологик мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 26 февраль- 4 март көннәрендә Татарстанда химик матдәләр белән агулануның 107 очрагы теркәлгән
Скопировать ссылку
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Токсикологик мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 26 февраль- 4 март көннәрендә Татарстанда химик матдәләр белән агулануның 107 очрагы теркәлгән. Алар арасыннан 46 кеше – исерткеч эчемлекләр һәм ялган аракы, 9 кеше – наркотиклар, 31 кеше - дару препаратларын, 21 кеше башка матдәләр кулланып агуланган.
Химик матдәләр белән агуланучылар арасында 73 ир-ат һәм 34 хатын-кыз, шул исәптән 14 бала һәм яшүсмер булган. 20 кеше агуланып үлгән. 27 кеше агулы матдәләрне – даруханәләрдә, 28 кеше – кибетләрдә һәм 1 кеше рөхсәтсез сату урыннарында сатып алган, дип хәбәр итә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot