news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хезмәт урыннарында 25 яшькәчә хезмәткәрләр ешрак зыян күрә

Яшь хезмәткәрләрнең имгәнү дәрәҗәсе өлкәннәрнекенә караганда 40 процентка артыграк.

Татарстанда хезмәт урыннарында 25 яшькәчә хезмәткәрләр ешрак зыян күрә
Султан Исхаков

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Статистика буенча, Татарстанда 25 яшькәчә булган яшь хезмәткәрләр эш урынында күбрәк имгәнә. Яшьләрнең травма дәрәҗәсе өлкән яшьтәге хезмәткәрләргә караганда 40 процентка артык. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР Социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

“Яшь кадрлар белән килеп чыккан бәхетсезлек очракларына берничә фактор йогынты ясый. Болар - эш тәҗрибәсе һәм куркынычсыз эш методлары күнекмәләре булмау яки бу өлкәдә белемнәре аз булу, эш урынында килеп чыгарга мөмкин булган куркыныч ситуацияләр турында алдан белмәү, өлкән хезмәткәр басым ясаганга күрә, үз сүзеңне әйтә алмау”, – диде министр.
Министр сүзләренчә, бүген Татарстанда 14-24 яшьлек 438 мең яшь белгеч исәпләнә. Бу – республиканың барлык хезмәт көченең 21,6 проценты дигән сүз.

Исегезгә төшерәбез, "Татар-информ" алдарак бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта дип язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100