news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда хезмәт ияләренең хокукларын яклау буенча “кайнар линия” эшен дәвам итә

Белгечләр хезмәт хакын тоткарлаган очракта нәрсә эшләргә, штатны кыскартуга бәйле рәвештә эштән җибәргән вакытта закон тарафыннан нинди гарантияләр каралуы һәм башка мәсьәләләр буенча консультация бирәчәк

(Казан, 7 октябрь, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Татарстанлылар “кайнар линия” телефоны (525–20–23) буенча хезмәт законнары өлкәсендә консультация ала ала. Бу хакта кичә Казанда узган профсоюз активистлары белән очрашуда ТР Баш дәүләт хезмәт инспекторы Рушания Ширинская хәбәр итте.
“Кайнар линия” эш көннәрендә – 8.30 – 17.30; ял көннәрендә 9.00 – 15.00 сәгатьләрдә эшли. ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе белгечләре гражданнарга тулы булмаган эш атнасы, тулы булмаган эш көне режимнары кертү, эшсез тору, хезмәт хакын сакламыйча чираттагы ялга җибәрүгә бәйле хезмәт законнары турындагы таләпләрне үтәү, шулай ук хезмәткәрләр штатын кыскарту буенча эштән җибәрү ихтималы булганда хезмәткәрләргә гарантияләр һәм компенсацияләр мәсьәләләре буенча консультация бирәчәк.
Моннан тыш, эш көннәрендә гражданнарны элеккеге кебек бер түгел, ә ике дәүләт хезмәт инспекторы дежурные кабул итә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100