news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда хезмәт хакы түләүдә бурыч 517 мең сумга арткан һәм 53,9 млн. сумга җиткән
Бер ай эчендә транспорт предприятиеләре бурычын хәтта 7,5 тапкырга, ягъни 5,8 млн. сумга арттыруга “ирешкән”
Скопировать ссылку
(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстанстат мәгълүматлары буенча, быел 1 апрельга республика предприятиеләре һәм оешмаларының хезмәт хакы буенча бурычы 1 марттагыдан 1 процентка, төгәлрәге, 517 мең сумга арткан һәм 53,9 млн. сумга җиткән.
Әлеге бурычлылык фәкать аларның үз средстволары җитмәүдән генә, ягъни бюджет тарафыннан финансланмаудан түгел. Бу исә авыл хуҗалыгы, эшкәртү сәнәгате, балык үрчетү һәм балык тоту, файдалы казылмалар чыгару, шулай ук су, газ, электр энергиясен җитештереп тарату, төзелеш, транспорт һ.б. өлкәләргә кагыла. Шулардан иң күп бурычлысы – авыл хуҗалыгы (1947 кешегә барлыгы 16,8 млн. сум), җитештерү сәнәгате (1622 хезмәткәргә 15,3 млн. сум), төзелеш (432 кешегә 5,4 млн. сум), транспорт предприятиеләре (569 хезмәткәргә 6,7 млн. сум) һ.б.
Дөрес, соңгы айда фәнни тикшеренүләр һәм эшкәртмәләр оешмалары 2 млн. сумлык бурычыннан бөтенләй котылган, эшкәртү сәнәгате предприятиеләре 3,7 процентка (596 мең сумга), төзелеш оешмалары 37,5 процентка (3,3 млн. сумга) бурычлылыкны киметкән булса да, авыл хуҗалыгы 1,3 процентка (221 мең сумга), файдалы казылмалар чыгару 4,3 процентка (332 мең сумга), су, газ, электр энергиясен җитештереп тарату предприятиеләре 4,3 процентка (62 мең сумга), транспорт предприятиеләре хәтта 7,5 тапкырга (5,8 млн. сумга) арттырган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot