news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хезмәт хакы буенча гомуми бурыч 43,5 млн. сум тәшкил итә

Хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләмәгән предприятиеләр буенча башкала иң алда

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләреләренең үз хезмәткәрләренә хезмәт хакы буенча бурычлылыгы узган ел дәвамында 49-64 млн. сум булган, бу исә 2009 елдагыдан 2 тапкыр чамасы кимрәк.

2011 ел башына исә хезмәт хакы буенча бурычлылык 43,5 млн. сум тәшкил итә. Шуның 17,4 млн. сумы эшкәртү сәнәгатенә, 7,6 млн. сумы җылылык энергиясе эшләп чыгару предприятиеләренә, 6 млн. сумы авыл хуҗалыгы, 4 млн. сумы файдалы казылмалар чыгару предприятиеләре һәм оешмаларына, 2,8 млн. сумы төзелеш тармагына туры килә. Шул рәвешле, 2011 елның 1 гыйнварына 2758 кеше, ә былтыр, иң күбе, 7 мең (2009да – 14 мең) хезмәткәр эшләгәне өчен вакытында акча ала алмаган – бу эшләүче 1 кешегә елына уртача 15,7 мең сум туры килә дигән сүз. Мондый хәлнең төп сәбәбе – предприятие һәм оешмаларның үз акчасы булмау, җитештергән продукциясе өчен заказчыдан вакытында акчасын түләтә алмау.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында барган Яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне рәсмиләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышында Татарстанстан җитәкчесе урынбасары Ольга Краснова шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, хезмәт хакы бурычлылыгы ягыннан даими рәвештә 16 муниципаль район һәм Казан белән Чаллы шәһәрләрендәге барлыгы 2 дистә чамасы предприятие “кара исемлек”тә булган. Быел 1 гыйнвар мәгълүматлары буенча, Буа, Югары Ослан, Яшел Үзән, Түбән Кама районнары һәм Чаллы шәһәре предприятиеләре андый бурычларыннан тулысынча котылган. Ләкин Казан, Чаллы, Бөгелмә, Биектау, Лаеш, Чистай, Лениногорск, Саба, Чистай муниципаль берәмлекләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар кала бирә. Арада узган ел дәвамында Казан предприятиеләре “беренчелек”не бирмәгән: 10-30 млн. сум; быел ел башына бурычлары 15,3 млн. сум тәшкил итә.

ТР прокуроры урынбасары Газинур Галимов белдергәнчә, хезмәт хакы түләү буенча бурычлары җыелган җитәкчеләргә карата 14 җинаять эше кузгатылган һәм судка җибәрелгән, аларның күпчелеге - Казан буенча. Былтыр район прокурорлары 2,5 меңнән артык тикшерү ясаган, алар нәтиҗәсендә, 1078 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шул исәптән 27се дисквалификацияләнгән. Прокурорга китерелгән 1061 представление буенча 1245 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган.  Шулай ук, прокурор таләбе буенча, хезмәт хакын вакытында түләмәгәннәр буенча судларга 34 меңнән артык гариза бирелгән, нигездә, алар таләп итеп түләтелгән.

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә уздырылган әлеге утырыш Татарстан муниципаль берәмлекләре белән берлектә видеоконференция режимында барды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100