news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хезмәт хакы буенча бурычы иң күп булган оешмалар билгеле

Предприятиеләрдә хезмәт хакы бурычы 72 млн сумга якын.

Татарстанда хезмәт хакы буенча бурычы иң күп булган оешмалар билгеле
архив/Егор Никитин

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда хезмәт хакы буенча иң күп бурыч җыйган оешмалар билгеле. Бу хакта мәгълүмат белән кичә ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар алдында Татарстанның Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвов чыгыш ясады. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
“Инспекция республика предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурыч белән бәйле вазгыятьне контрольдә тота. Предприятиеләрдә хезмәт хакы бурычы 71 млн 740,41 мең сумга якын”, - диде Галәвов. Иң күп бурычлы оешмалар – “Казан синтетик каучук заводы” ААҖ (49,5 млн сум), “Татдорстрой” ҖЧҖ (4 млн 410,91 мең сум), “Гранд Проект” ҖЧҖ (5 млн 843,75 мең сум).

2019 елның гыйнвар-май аенда инспекциягә гражданнардан 3 меңнән артык мөрәҗәгать килеп ирешкән, аларның 1 меңгә якын өлеше – электрон документ формасында. Актуаль мөрәҗәгатьләр арасында хезмәт килешүләре тиешле рәвештә рәсмиләштерелмәве, эш хакын түләүдә тоткарлыклар һәм башкалар бар.

Рөстәм Галәвов әйтүенчә, гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча, дәүләт инспекциясе оешмаларның хезмәт законын үтәве буенча 1 меңнән артык тикшерү үткәргән. Хокук бозулар өчен 1,2 меңнән артык кеше административ җаваплылыкка тартылган. Штрафларның гомуми суммасы 25 млн 248 мең сум.

Инспекция куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итү бурычын да күздә тотып эшли. 31 майга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда авыр нәтиҗәләргә китергән 95 бәхетсезлек очрагы булган, шуларның 46сы аяныч нәтиҗәле, 49 очрак үлем белән тәмамланган.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада производстволарда бәхетсезлек очраклары артуын билгеләп үткән. Моңа бәйле рәвештә, профилактик эшкә игътибарны көчәйтергә өндәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100