news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда хезмәт хакы буенча бурычлар, ноябрь белән чагыштырганда, 46,5 процентка кимегән

Барлык бурычлар да, предприятиеләрнең үз акчалары булмау сәбәпле, җыелган

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). 2014 нче елның 1 нче декабренә хезмәт хакы буенча гомуми бурыч күләме 27 миллион 180 мең сум тәшкил иткән.  Бу, 1 нче ноябрьгә булган суммага караганда, 23 миллион 614 мең сумга, ягъни 46,5 процентка азрак дигән сүз. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 Барлык бурычлар да  предприятиеләрнең үз акчалары булмау сәбәпле җыелган. Бюджет финанславы җитмәү сәбәпле хезмәт хакы түләнмәү очраклары юк.   1 нче декабрьгә күзәтелә торган эшчәнлек төрләре буенча карала торган, хезмәт хакы буенча әҗәтле 9 предприятие һәм оешма арасыннан 3 се банкротлык стадиясендә тора. Бу предприятиеләрнең гомуми бурычлары 5 миллион 368 мең сум тәшкил итә. Бу -  600 хезмәткәр алдында булган бурыч күләме.  

Шуны билгеләп узарга кирәк, авыл хуҗалыгы өлкәсе оешмалары  бурычларын 20 миллион 317 меңгә киметүгә ирешкән. Ноябрь аенда аларның бурычлары 24 миллион 562 меңнән гыйбарәт иде.   Шулай ук мәдәният өлкәсендә эшләүче предприятиеләр дә  үзләренең күп кенә хезмәткәрләре белән  исәп-хисап ясый алган. Биредә бурычлар 4 миллион 190 мең сум иде.  

1 нче декабрьгә  бурычлар саны 4 миллион 190 меңгә кимегән һәм хәзерге вакытта 610 мең сумны тәшкил итә. Аннан тыш, төзелеш тармагында да әҗәтләрне киметә алганнар. Бу тармакта  бурычлар суммасы хәзер 100 меңгә кимрәк.  

news_right_1
news_right_2
news_bot