news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хезмәт хакы буенча бурычлар кими

1 ноябрьгә республикада эш хакы буенча бурычлары булган хезмәткәрләрнең саны 6,8 мең кеше тәшкил итә

(Казан, 7 декабрь, “Татар–информ”, Наталья Рыбакова). Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 1 ноябрьгә Татарстанда 31 предприятиенең хезмәт хакы буенча 57,9 миллион сум бурычы булган. Бу ел башындагы белән чагыштырганда – 2, агымдагы елның май аена караганда 3,2 тапкыр азрак.
Бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин 2009 елда хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү һәм 2010–2011 елларга бурычлар буенча республика программасын гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр итте. Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Бөтендөнья Банкы делегациясе катнашында узды, аны ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов үткәрде.
Айрат Шәфигуллин хәбәр иткәнчә, 1 ноябрьгә республикада эш хакы буенча бурычлары булган хезмәткәрләрнең саны 6,8 мең кеше тәшкил итә. Шуның 46,1 проценты (3,2 мең кеше) – авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, 29,3 проценты (2 мең кеше) – эшкәртү сәнәгатендә, 19,7 проценты (1,3 мең кеше) төзелеш тармагында эшләүчеләр.
Хезмәт хакы буенча бурычлар предприятие һәм оешмаларның үз акчалары булмау нәтиҗәсендә җыелган. Бюджеттан финанслауның булмавы аркасында бурычлар юк. Хезмәт хакы буенча бурычлар, нигездә, эшкәртү сәнәгате (16,7 миллион сум яки гомумреспублика бурычының 28,8 проценты), авыл хуҗалыгы (16,1 миллион сум яки 27,7 процент) һәм төзелеш (13,2 миллион сум яки 22,7 процент) предприятиеләрендә җыелган.
Татарстанстат үткәргән мониторинг мәгълүматлары буенча, ай башы белән чагыштырганда хезмәт хакы буенча бурычлар 24 ноябрьгә 20 процентка кимегән һәм 46,1 миллион сум тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100