news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хезмәт хакы буенча бурыч бер атна эчендә дүрт миллионга кимегән

Хезмәт хакы буенча иң зур әҗәтен (3,8 миллион сум) «Казан ит комбинаты» түләгән. Предприятие 152 хезмәткәре белән исәп-хисап ясаган.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда хезмәт хакы буенча гомуми бурыч бер атна эчендә 4,1 миллион сумга кимегән. Казанның төзелеш һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендәге предприятиеләренең 155 хезмәткәренә шул күләмдә акча түләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Хезмәт хакы буенча иң зур әҗәтен (3,8 миллион сум) «Казан ит комбинаты» ААҖ түләгән. Предприятие 152 хезмәткәре белән исәп-хисап ясаган. Әлеге мәсьәлә республика ведомствоара комиссиясенең даими күзәтүендә. Бурычлы предприятиеләр белән эш дәвам итәчәк», - диелә хәбәрдә.

Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре искәрткәнчә, республикада яшәүчеләргә эш хакын түләмәү фактлары турында хезмәт инспекциясе яки прокуратурага хәбәр итәргә кирәк. Гаризада эш хакын тоткарлауга бәйле барлык фактларны, аның күпме вакыт түләнмәвен (һ.б.) күрсәтү зарур.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100