news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хезмәт хакы буенча бурыч 57,9 миллион сум тәшкил итә

Бурыч предприятие һәм оешмаларның үз акчасы булмау сәбәпле җыелган

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның 1 ноябрьгә булган мәгълүматлары буенча Татарстанда хезмәт хакы буенча бурыч 57,9 миллион сум тәшкил итә. Предприятие һәм оешмалар 6832 кешегә бурычлы, дип хәбәр итә Татарстанстат.
Агымдагы елның 1 октябрендә Татарстанда хезмәт хакы буенча бурыч 75508 мең сум тәшкил иткән, ә бер ай элек – 82509 мең. Предприятие һәм оешмаларның агымдагы елның 1 ноябрьгә булган мәгълүматлары буенча бу күрсәткеч 57,9 миллион сум тәшкил итә, бу 1 октябрь белән чагыштырганда 17,6 млн. сумга (яки 23,3 процентка) азрак. Бурыч предприятие һәм оешмаларның үз акчасы булмау сәбәпле җыелган. Бюджет финанславы булмау нәтиҗәсендә җыелган бурычлар юк.
Авыл хуҗалыгы предприятие һәм оешмаларында бурычлар 2,4 миллион сумга (13,1 процентка) кимегән, эшкәртүче предприятиеләрдә - 9,5 млн. сумга (36,2 процентка), төзелеш оешмаларында – 3 млн.сумга (яки 18,4 процентка). Шулай ук фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр предприятие һәм оешмалары да 4 миллион сум, мәгариф оешмалары 230 мең сум бурычын түләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100