news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хезмәт хакы буенча бурыч 30 процентка кимегән

Бүгенге көндә республикада 64 млн сумнан артык хезмәт хакы буенча бурыч бар.

Татарстанда хезмәт хакы буенча бурыч 30 процентка кимегән
архив/Султан Исхаков

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Татарстанда хезмәт хакы буенча бурыч 30 процентка кимегән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Бүгенге көндә рәсми статистика органнары мәгълүматларына караганда, хезмәт хакы буенча бурыч 64 млн сумнан артык тәшкил итә. Бу ел башы белән чагыштырганда 30 процентка кимрәк – ул чакта безнең бурыч 100 млн сумнан артык иде. Бүгенге көндә бурычның төп суммасы банкротлыкның төрле стадияләрендә булган предприятиеләрдә тупланган», - диде министр.

Эльмира Зарипова прокуратура белән көндәлек тикшерүләр вакытында ачыкланган бурычлы предприятиеләргә аерым игътибар бирелүен әйтте. Агымдагы елның беренче кварталында күзәтчелек ведомствосы белән берлектә 150ләп предприятие тикшерелде, диде Зарипова һәм мәгълүматлар китерде.

«Беренче квартал нәтиҗәләре буенча гына да, прокуратура белән уртак рейдлар барышында статистика органнарына хисап тотмаган 32 предприятие ачыкланды. Димәк, аларның салым һәм пенсия фондларына бурычлары булуы ихтимал. Моннан без сезнең белән бу бурычның иртәгә хезмәткәрләр алдында булырга мөмкинлеген аңлыйбыз», - диде министр.

Зарипова сөйләгәнчә, бурычның зур өлеше эшкәртү производствосы өлешенә һәм якынча 10 проценты – төзелеш өлкәсенә туры килә.

  • Хезмәт хакын тоткарлау буенча шикаятьләрне интернет-кабул итү, «Халык контроле» системасы аша һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайты аша җибәрергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100