news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда хезмәт хаклары түләмәү буенча ярты ел эчендә 32 җинаять эше кузгатылган

Тикшерү идарәсе хезмәт хакы буенча 40 миллионнан артык бурычны кайтарырга булышкан.

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстанда хезмәт хаклары түләмәү буенча ярты ел эчендә 32 җинаять эше кузгатылган. Бу хакта бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе утырышында Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе оештыру-контроль бүлеге җитәкчесе урынбасары, юстиция подполковнигы Антон Алборов хәбәр итте.

“Безнең бу эшкә катнашуыбыз аркасында хезмәткәрләргә 40 млннан артык бурыч кайтарылды”, - диде ул.

Аның сүзләренчә, быел алты ай эчендә хезмәт хаклары бурычлары түләнү сәбәпле, тикшерү барышындагы алты җинаять эше туктатылган. “Шул ук вакытта хезмәткәрләргә түләнәсе бурыч шактый әле”, - диде Алборов.

Быел җитештерү өлкәсендә җәрәхәтләр алу факты буенча 43 җинаять эше кузгатылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot