news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү буенча дәүләт программасы тормышка ашырыла

Шушы максатка 1,1 млрд сум акча бүлеп бирелгән

 (Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). ТР Министрлар Кабинетының быел март аенда кабул ителгән 162нче карары белән “2015 елга халыкны эш белән тәэмин итү юнәлешендә ТР хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән өстәмә чараларны тормышка ашыру” дәүләт программасы расланды. Моның өчен федераль казнадан 936 млн сум, республика бюджетыннан исә тагын 165,2 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова бәян итте. Аның сүзләренә караганда, моңа охшаш программа 2008-2010 еллардагы кризис вакытында да гамәлдә иде.

Быел исә Татарстанда финанслауның 4 юнәлеше тәкъдим ителә. Әлеге юнәлешләрнең икесе – эштән чыгару ихтималы булганнарны башка белгечлек буенча алдан укыту һәм вакытлыча мәшгульлек алдагы кризис чорында да актив файдаланылган. Әмма, элеккеге еллардан аермалы буларак, быел әлеге программаларда ТР Хөкүмәте белән килешү төзегән барлыгы 9 предприятие катнаша. Әлеге предприятиеләрне сайлап алганда, төп 2 шартка басым ясалган. Иң беренче чиратта, хезмәткәрләренә кыскарту куркынычы янаган, шул ук вакытта киләчәктә үсеш перспективасы булган оешмалар сайланган. Кыскарту ихтималы булган хезмәткәрләрнең 30 процентының балигъ булмаган балалары булуы билгеле.

Хәзер вакытлыча мәшгульлек юнәлеше “КамАЗ”, “РИАТ”, “Кварт”, “Мефро Уилз Руссиа” компанияләре заводларында гамәлгә ашырыла. Бу юнәлешкә 591 млн сум бүлеп бирелгән. “Бүген әлеге оешмаларда тулы булмаган эш атнасы буенча эшләүче хезмәткәрләр өчен 10 меңнән артык вакытлыча эш урыны булдырылды”, – дип сөйләде министр урынбасары. Ул шунысына да игътибар юнәлтте: быел вакытлыча эшләр, стена-түшәм буяу, агарту кебек төзекләндерү эшләреннән бигрәк, җитештерүдәге бизнес-процессларны өйрәнү, оешманың ресурс нәтиҗәлелеген билгеләүгә юнәлтелә.

Эштән чыгару ихтималы булганнарны башка белгечлек буенча алдан укыту программасында барлыгы 8 предприятие катнаша: “КамАЗ”, “Кварт”, “Мефро Уилз Руссиа”, “Нефтемаш” (Азнакай), Бөгелмә электр насослары заводы, Алабуга “Полиматиз” заводы, Казанның “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе, Яшел Үзәннең М.Горький исемендәге заводы. Әлеге программаны тормышка ашыруга 459 млн сум акча каралган. Аның кысаларында хезмәткәрләргә белем алу бәясе компенсацияләнеп кенә калмыйча, яшәү минимумы күләмендә стипендия дә түләнәчәк.

Клара Таҗетдинова тагын 2 яңа юнәлешне атап, аларның үзенчәлекләре турында сөйләде. Беренчесе – кешеләрне эш белән тәэмин итүгә юнәлтелгән социаль проектларны тормышка ашыруга грантлар бүлеп бирү. Бу проектларның төп максаты ветераннар, өлкән яшьтәге кешеләр, мөмкинлекләре чиклеләргә хезмәтләр күрсәтүдән гыйбарәт булырга тиеш. Конкурста 29 яшькәчә булган кешеләр катнаша ала. Катнашуга гаризалар һәм документлар 27 апрельдән 16 майга кадәр кабул ителә. Нәтиҗәдә, барлыгы 7 проект сайлап алыначак. Әлеге проектлар барысы бергә кимендә 25 эш урыны булдырырга тиеш була. Һәр проектны тормышка ашыруга 300 мең сум акча бүлеп биреләчәк. Шул рәвешле, әлеге грантлар программасы 2,1 млн сумга исәпләнгән.

Тагын бер яңа юнәлеш физик яктан мөмкинлекләре чиклеләрне эш белән тәэмин итүне күздә тота. Министр урынбасары билгеләп узганча, бу – хезмәт базарында көндәшлеккә сәләте түбән булган категория, шуңа эштән чыгару куркынычы, иң беренче чиратта, мөмкинлекләре чиклеләргә яный. Әлеге программа кысаларында мөмкинлеге чикле 820 кешегә яңа хезмәт урыны булдыру өчен акча бүлеп бирү күздә тотыла, ягъни эш бирүчегә хезмәт хакы күләме компенсацияләнәчәк, дип аңлатты Клара Таҗетдинова. Әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен 48 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Сүз уңаеннан әйтик, хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү буенча мондый дәүләт программасы Россиянең тагын 3 төбәгендә – Самара, Тверь өлкәләрендә һәм Алтай краенда тормышка ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100