news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда хезмәт базарындагы хәлне тотрыклыландыру программасы үзгәрешләр кичерде
Республикага программаны гамәлгә ашыру өчен 1,1 миллиард сум акча килде
Скопировать ссылку
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар–информ”, Наталья Рыбакова). Татарстанда хезмәт базарында финанс кризисының тискәре нәтиҗәләрен бетерү буенча чаралар төбәк программасы агымдагы елда структур үзгәрешләргә дучар булды. Хәзер аны гамәлгә ашыруда төп басым эшкуарлык инициативаларына ярдәм күрсәтү һәм инвалидларның үзмәшгульлегенә булышлык итү кебек яңа программаларга ясала.
Бүген тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова әнә шул хакта хәбәр итте. Утырыш ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узды, аны ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов үткәрде.
“Бүген без яңа елда программаның үтәлешенә бәйле мәсьәлә хакында фикер алышачакбыз. Республикабызга акчалар килде инде, программаны гамәлгә ашыра башларга мөмкин”, – диде Равил Моратов, киңәшмәне ачып.
Клара Таҗетдинова искәртеп узганча, килешү 15 гыйнварда имзаланган. Бүгенге көндә республикага 1,1 миллиард сум акча килгән, бу гомуми сумманың 40 проценты дигән сүз. “Финанслау якын көннәрдә башланачак. Безнең 51,5 миллион сум күләмендә узган елдан калган кредиторлык бурычы бар, ул барыннан да элек җәмәгать һәм вакытлы эшләр буенча җыелды. Шуңа бәйле рәвештә агымдагы финанслау барышында аны түләп бетерергә кирәк”, – дип ассызыклады ул.
Клара Таҗетдинова программадагы үзгәрешләр хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, әгәр узган ел җәмәгать һәм вакытлы эш урыннары булдыру программаның чыгымнары гомуми структурасында 79 процент тәшкил итсә, агымдагы елда чыгымнарның әлеге маддәсе 57 процент тәшкил итәчәк.
Югарыда әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап, Равил Моратов республикада программага кушылырга теләүче предприятиеләрнең саны арта бара, дип ассызыклады. “Без үз өстебезгә алган бурычларны үтәргә тиеш. Әлегә кайбер районнарда җәмәгать эшләре булдыру һәм вакытлыча эшкә урнаштыру юнәлешендә бер бюджет яки автоном учреждение дә күрсәтелмәгән. Хәлне үзгәртергә кирәк. Без барлык йөкләмәләрнең үтәлешен таләп итәчәкбез һәм урыннарда вәзгыятьне контрольдә тотачакбыз”, – дип ассызыклады ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2