Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда хайваннарда котыру чире быел кимегән
23 торак пунктта котыру авыруы очраклары расланган.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2021 елда Татарстанда хайваннарның котыру чире белән авыруы, 2020 ел белән чагыштырганда, 1,6 мәртәбә кимегән.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә 23 торак пунктта котыру авыруы очраклары расланганын әйтте. «Күп кенә районнарда берәр очрак ачыкланды, шул исәптән, Биектау, Әлмәт, Яңа Чишмә, Түбән Кама районнарында», — диде Илдар Ногманов. Былтыр котыру чире 37 торак пунктта табылган булган.
Быел котыру очракларының 78 проценты йорт хайваннарына туры килә, кыргый җәнлекләрдә — 18 процент һәм авыл хуҗалыгы терлегендә — 4 процент.
Илдар Ногманов республикада төлкеләрдә һәм кыргый этләрдә котыру чиренә каршы барлыгы 900 мең ораль вакцина салынганын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз