news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хайваннар арасында котыру чире йоктыру очраклары саны 2,4 тапкыр арткан

Былтыр татарстанлылар, хайваннар тешләү нәтиҗәсендә, җәрәхәтләнүдән ешрак зарланган

 (Казан, 3 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Былтыр Татарстанда, хайваннар тешләү нәтиҗәсендә, җәрәхәтләнүләргә бәйле кабул ителгән мөрәҗәгатьләр саны 8 процентка диярлек арткан.

Бүген Казандагы "Корстон" комплексында  Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча уздырылган коллегия утырышында әлеге ведомство җитәкчесе – республиканың баш санитария табибы Марина Патяшина шул хакта хәбәр итте. Искәртеп үтик: утырыш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попова, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һ.б. рәсми затлар катнашында үткәрелде.

Татарстанда хайваннар арасында котыру чире йоктыру очраклары саны 2,4 тапкырга арткан. ТРның 26 муниципаль берәмлегендә яшәүчеләр, хайваннар тешләү нәтиҗәсендә, җәрәхәтләнүгә бәйле республика буенча уртача күрсәткечләр белән чагыштырып караганда, ешрак мөрәҗәгать иткән. Котыру чире буенча куркыныч территорияләр рәтенә Теләче, Саба, Актаныш, Балык Бистәсе, Апас, Спас, Тәтеш һәм Юагры Ослан районнары кергән.

Марина Патяшина үзенең чыгышында билгеләп узганча, 12 муниципаль берәмлектә төлкеләрне атуга гомуми 3,5 млн сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100