Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда һава торышы сизелерлек начарая
Атлантикадан килгән «Бернадетт» циклоны бүген, 14 июльдә, Татарстанга һава шартларының сизелерлек начараюын китерәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны-урыны белән көчле яңгырлар фаразлана. Кайбер районнарда, ТР башкаласын да кертеп, яшенле яңгырлар, ә кайбер урында боз явуы ихтимал.
Көчлелеге 6-11 м/с булган көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш җилләре кайбер урыннарда 15-20 м/с ка кадәр көчәячәк (Казанда-18 м/с ка кадәр).
Төбәктә температура фоны түбәнәячәк. Шактый җылы төннән соң (+12дән +17 градуска кадәр) көндез термометр баганалары +20... +25 градуска кадәр генә күтәреләчәк (ТР башкаласында – +22... +24 градуска кадәр).
Элегрәк ТР Гидрометүзәге Татарстанда атна ахырына кадәр диярлек көнбатыш циклоны китергән тотрыксыз һәм артык эссе булмаган һава торышы сакланачак, дип сөйләгән иде. Аның Үзәк Россия территориясеннән көнчыгышка таба хәрәкәте узган атна ахырында ук башланды, бу хакта РФ Гидрометүзәгенең кыска вакытлы һава торышын фаразлау бүлеге башлыгы Александр Голубев хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз