Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда һава торышы начар булу сәбәпле, иртәгә юлларда хәрәкәтне чикләргә мөмкиннәр
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне 7 гыйнварда һава торышы шартлары начараю турында кисәтте. Ведомство мәгълүматларына караганда, төбәктә көчле кар яву, секундына 14 метр тизлек белән исүче көчле җил һәм буран фаразлана. Юлларда бозлавык һәм кар өемнәре булырга мөмкин.
Һава торышы начар булу сәбәпле, трассаларның аерым участоклары вакытлыча ябылырга, шулай ук транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелергә мөмкин.
Дәүләт автоинспекциясе республика халкына мөмкин булган очракта торак пунктлардан читкә китмәскә һәм 12:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр юлга чыкмаска киңәш итә. Машина йөртүчеләргә шулай ук буран аркасында юлларда күрү мөмкинлеге начараю куркынычын да исәпкә алырга кирәк.
Катлаулы участокларда иминлекне тәэмин итү һәм оператив ярдәм күрсәтү өчен өстәмә юл-патруль хезмәте нарядлары дежур торачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз