news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда һава торышы начарлану сәбәпле кисәтү игълан ителде

Татарстанда һава шартлары начар булу сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. Алдагы өч сәгатьтә һәм 23 ноябрь кичендә, шулай ук 24 ноябрьдә төнлә һәм көндез республикада урыны белән көчле бозлавык көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә һава торышы начарлану һәм көчле бозлавык бик куркыныч булырга мөмкин, дип искәртәләр. Бик кирәк булмаганда урамга чыкмаска киңәш ителә. Машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмау хәерлерәк .

news_right_1
news_right_2
news_bot