news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда һава торышы бозылу сәбәпле, юлларда чикләүләр булу ихтималы турында кисәтәләр

Татарстанда һава торышы бозылу сәбәпле, юлларда чикләүләр булу ихтималы турында кисәтәләр
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Синоптиклар фаразлавынча, бүген Татарстанда тизлеге 18 метрга кадәр җитәчәк көчле җил һәм буран көтелә, күз күреме 1000 метрга кадәр начарлана.

Һава торышы бозылу сәбәпле, трассаларның аерым участоклары вакытлыча ябылырга, шулай ук транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе кисәтә.

Исегезгә төшерәбез, республикада 27 гыйнварда 15:45 сәгатьтән Алексеевск – Әлмәт түләүле трассасы ябылган. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен кабул ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot