news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бераз салкынайта

Татарстанда бераз салкынайта
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген, 6 октябрьдә, Татарстанда һава температурасы төшүе көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә бераз яңгыр яварга мөмкин, көндез явым-төшем ихтималы аз.

Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә фаразлана. Кайбер районнарда (Казанда түгел) кайвакыт 11 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Салкынча төннән соң, көндез һава торышы +12..+17 градуска кадәр (Татарстан башкаласында +13..+15 градус) күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot