news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда һава температурасы июнь азагына кадәр нормадан 2 градуска югарырак була

Татарстанда һава температурасы июнь азагына кадәр нормадан 2 градуска югарырак була
Владимир Васильев

30 июньгә кадәр Татарстанда уртача һава температурасы климатик нормадан ике градуска югары булачак.

Казанда һава температурасы 19,8 градус норма дип санала, ә республика буенча әлеге күрсәткеч түбәнрәк – 19,2 градус. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең декада фаразларында хәбәр ителә.

Мисал өчен, иртәгә, 22 июньдә, болытлы һава торышы һәм яңгыр явуга карамастан, һава температурасы 25 градуска кадәр күтәрелә.

Якынча фаразлар буенча, 23 июньдә республикада һава температурасы 28 градуска кадәр фаразлана.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100