news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда һава температурасы -41 градуска кадәр төшәчәк

Татарстанда аномаль салкын һава торышы урнашу сәбәпле яңа шторм кисәтүе игълан ителде. 9 һәм 10 гыйнварда төнлә һәм иртән республика территориясендә көчле салкыннар, һава температурасының -31..-36, урыны белән -41 градуска кадәр түбәнәюе көтелә. Бу көннәрдә көндез температура -25..-30 градус тәшкил итәчәк.

Татарстанда һәм Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлешендә мондый һава торышы ультраполяр һава массалары үтеп керү белән бәйле, нәтиҗәдә республика территориясенә Арктика төбәкләреннән бик салкын һава массалары килә.

«Шуңа бәйле рәвештә, республикада бик салкын һава торышы урнашты», - дип ачыклык керттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot