news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һава температурасы +36 градуска кадәр күтәреләчәк

Татарстанда һава температурасы +36 градуска кадәр күтәреләчәк
Владимир Васильев

Киң антициклон йогынтысында урнашкан коры һәм эссе һава торышы Татарстанда алдагы көннәрдә дә сакланачак. Температура фонының алга таба тагын да күтәрелүе көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Бу атнада, 7-9 июльдә, көндез һава температурасы +29..+35 градуска кадәр күтәреләчәк. 7 һәм 8 июльдә төннәрен +14..+20, ә 9 июльдә +17..+22 градус булыр дип көтелә. Явым-төшем ихтималы аз, дип искәртә синоптиклар.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 10 июльдә, республиканың көнбатыш өлешенә атмосфера фронты якынаячак, ул үзе белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар алып килергә мөмкин. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +17..+22, көндез исә +28..+33 градус (көнчыгышта +36 градуска кадәр) тәшкил итәчәк.

Сишәмбе, 11 июльдә, кыска вакытлы яшенле яңгыр яву ихтималы саклана. Көндез республиканың көнбатышында һава температурасы +24..+29, ә көнчыгышта +30..+35 градуска кадәр күтәреләчәк.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, КФУ профессоры Юрий Переведенцев алдагы декадада 30 градуска кадәр эссе булачагы хакында кисәткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100