news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +34 градуска кадәр эссе була

Татарстанда +34 градуска кадәр эссе була
Фото: © «Татар-информ»

Шимбә, 31 майда, Татарстанда сизелерлек явым-төшем көтелми.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, көндез республикада һава температурасы +29 градустан +34 градуска кадәр була.

Синоптиклар көньяк-көнчыгыштан, көньяктан исүче җил фаразлый. Аның тизлеге көндез секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, ләкин урыны белән секундына 14 метрга кадәр тизәерг мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot